Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Деяния
Параллельные места
Гайсә алар янына килеп:– Күктә дә, җирдә дә бѳтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә ѳйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дѳнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам, – дип әйтте. Аларның барысы да:– Раббы чыннан да үледән терелеп торды һәм Шимунга күренде, – дип сѳйләделәр. Алар бу хакта сѳйләгәндә Гайсә Үзе кинәт аларның уртасында пәйда булып:– Иминлек сезгә, – диде. Алар куркудан катып калдылар, бу ѳрәк булса кирәк дип уйладылар. Ләкин Ул аларга әйтте:– Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик тѳшә? Минем кулларыма һәм аякларыма карагыз, бу – Мин Үзем. Кулларыгызны Миңа тидерегез һәм карагыз; ѳрәкнең тәне һәм сѳяге булмый, ә күргәнегезчә, Миндә бар. Моны әйткәннән соң, Ул аларга кулларын һәм аякларын күрсәтте. Алар шатлыкларыннан һәм таң калудан һаман да ышанмый торганда, Ул алардан:– Сезнең монда ашарга берәр нәрсәгез бармы? – дип сорады. Алар Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. Ә Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы – Изге Рух – сезне һәрнәрсәгә ѳйрәтәчәк һәм Мин сезгә сѳйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә тѳшерәчәк, – диде. Сезгә тынычлык калдырам, Үземнең тынычлыгымны сезгә бирәм, әмма сезгә биргәнем дѳнья биргән кебек түгел. Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын. Гайсә аларга тагын:– Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте. Моны әйткәч, Ул сулышын аларга ѳреп:– Изге Рухны кабул итегез. Кемнең гѳнаһларын кичерсәгез, шуныкы кичерелер; кемнекен кичермәсәгез, аныкы кичерелмәс, – диде. элек Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде. Шуннан бер үк вакытта биш йѳздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде. Шуннан соң Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде.
Выбор основного перевода