Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Деяния
Параллельные места
Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз Гайсә, тауга менеп, Үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте. Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде. Шулай дигәннән соң Раббы Гайсә, күккә алынып, Аллаһының уң ягына утырды. Иртәгесен шәкертләрен Үзе янына чакырды да алар арасыннан уникесен сайлап алды һәм аларны рәсүлләр дип атады. Мин Атам вәгъдә иткәнне сезгә җибәрермен; сез исә күкләрдән үзегезгә кодрәт бирелгәнгә кадәр Иерусалим шәһәрендә калыгыз. Шуннан соң Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйтәниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, анда аларга фатихасын бирде. Ул аларга фатиха биргәндә, алардан аерыла барып, күккә алынды. Гайсә аларга тагын:– Сезгә иминлек булсын! Атам Мине җибәргән кебек, Мин дә сезне җибәрәм, – дип әйтте.
Выбор основного перевода