Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Деяния
Параллельные места
Шуннан соң күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм, Аның күк болытлары ѳстендә кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән килүен күреп, җирнең бѳтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте. шунда бѳек кодрәт һәм балкып торган дан белән болытларда килүче Адәм Улын күрерләр. Шул вакыт кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән болытта килүче Адәм Улын күрерләр. Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын ѳчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын. Иман серенең бѳек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дѳньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин.
Выбор основного перевода