Моңа гына түгел, бәлки михнәт чигүгә дә шатланабыз. Чѳнки беләбез: михнәт түземлек тудыра,
Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма ѳметсезлеккә бирелмибез.
Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин.
Мин кѳч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам.
Сезне Мәсих исеме ѳчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чѳнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши.