Ул безне яңа килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте. Яңа килешү, язылган канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чѳнки язылган канун үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.
Җимерү ѳчен түгел, бәлки сезне ныгыту ѳчен Раббының безгә биргән вәкаләте белән аз гына мактансам да, оятка калмаячакмын.
Тагын әйтәм: һичкем мине акылсыз дип санамасын. Әгәр акылсыз дип уйлыйсыз икән, мине акылсыз кебек кабул итегез һәм аз гына мактанырга рѳхсәт бирегез.