Чѳнки Мәсих Гайсәдә сез һәрнәрсәдә: сүздә һәм белемдә баедыгыз,
Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез.
Минем ѳчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.
Аллаһының Яхшы хәбәрен бушлай игълан итүем белән мин сезне күтәрдем һәм үземне түбәнсеттем. Шуның белән мин гѳнаһ кылдыммы әллә?
Яныгызда вакытта да, мохтаҗлыкта булсам да, һичкемгә йѳк булмадым. Мине бар кирәк-яраклар белән Македуниядән килгән имандашларым тәэмин итте. Һичнәрсәдә сезгә йѳк булмаска тырыштым һәм тырышачакмын.