Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Әгәр, корбан буларак Аллаһыга тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә ѳстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. Хәзер сезнең ѳчен кичергән михнәтләремә сѳенәм һәм Үзенең тәне булган иман итүчеләр бердәмлеге ѳчен Мәсихнең газап чигүләренең җитмәгән кадәрен үземнең тән газапларым белән тулыландырам. Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең ѳчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чѳнки безнең ѳчен шундый кадерле булдыгыз. Шуңа күрә, Аллаһы сайлап алганнар хакына, алар да Мәсих Гайсә биргән котылуны һәм шуның белән бергә мәңгелек дан алсын ѳчен, мин барына да түзәм.
Выбор основного перевода