Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Мин һичкемнең алтын-кѳмешен дә, киемен дә теләмәдем. Мин боларны сезне оялту ѳчен язмыйм, әмма яраткан балаларымны кисәткән сыман кисәтәм. Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең рухи атагыз булдым. Һичкем үзенә файдалыны түгел, бәлки башкаларга файдалыны эзләсен. Мин дә үз файдама түгел, бәлки, күпләр котылсын ѳчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит. Сезгә инде ѳченче мәртәбә киләчәкмен. Изге язмада: «Һәр очрак ике яки ѳч шаһит белән расланырга тиеш», – диелгән.
Выбор основного перевода