Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Тор, аякларыңа бас! Мин сине хезмәтче итеп куяр ѳчен, хәзер күргәннәреңә һәм Минем тарафтан сиңа киләчәктә күрсәтеләчәк әйберләргә сине шаһит итәр ѳчен сиңа күрендем. Мактанырга тиеш булсам, зәгыйфьлегемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын мин. Аллаһыдан шундый гадәттән тыш ачылышлар алганга, борыным күтәрелмәсен ѳчен, минем тәнемә чәнечке бирелде. Бу чәнечке исә, мин артык мактанмасын ѳчен, мине шайтан фәрештәсе сыман интектерә. чѳнки мин аны кешеләрдән кабул да итмәдем һәм алардан ѳйрәнмәдем дә, миңа аны Гайсә Мәсих ачып бирде. Анда Аллаһы кушуы буенча бардым һәм, мин юкка гына тырышмыйммы яки тырышмадыммы икән дип борчылып, үзем яһүд булмаганнар арасында тараткан Яхшы хәбәрне шәхси әңгәмә вакытында андагы бик мѳхтәрәм кешеләргә тәкъдим иттем.
Выбор основного перевода