Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
Параллельные места
Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя ѳендәгеләрдән билгеле булды. Имандашлар, сезнең хакка мин боларны үземә һәм Апуллуска карата кулландым. Изге язмада язылганнан тыш акыл сатмаска ѳйрәнүегезне телим, һәм һичкем берәүне башка берәү алдында мактап ѳстен куймасын. Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртѳрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр миндә мәхәббәт юк икән, мин берни булмас идем. Ә камил нәрсә килгәч, ѳлешчә генә булган нәрсә югалачак. Шулай итеп, мин тагын яныгызга кѳенеч белән килмәскә булдым. Чѳнки сезне кѳендерсәм, мин кѳендергән кешеләрдән башка мине кем сѳендерер? Менә сезгә шул турыда яздым да: килгәч, мине куандырырга тиешлеләрдән миңа кѳенеч булмасын. Мин сезнең һәммәгезгә ышанам, куанычым сезнең һәммәгез ѳчен дә куаныч булыр. Сезне кѳендерү ѳчен түгел, бәлки сезгә булган чиксез мәхәббәтемне белдерү ѳчен, олы хәсрәт һәм йѳрәк ачысы белән күз яшьләремне түгеп яздым мин ул хатны. Яныгызга килгәч, безне, имансыз кешеләр кебек үз файдалары ѳчен яшәүчеләр, дип санаучы кайберләрегезгә кыюлыгымны күрсәтүем кирәк булмасын иде дип ялварам. Кешелек табигатенең эшләре билгеле: алар – фәхешлек, пычраклык, азгынлык,
Выбор основного перевода