Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аннан башка яратылмаган. Һәммәсе Аннан, Аның аша һәм Аның ѳчен бит. Аңа мәңгегә дан! Амин. Хезмәт итүнең күп тѳрләре бар, әмма Раббы бер үк. Гамәлләр дә тѳрле, әмма һәммәсендә һәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаһы. Раббы – бер, иман – бер, суга чумдырылу йоласы – бер, Аллаһы – бер, Ул – барысының да Атасы. Ул барысыннан да ѳстен, барысы аркылы эш итә һәм һәркемдә дә бар. Шуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, Һәм Ата Аллаһының даны ѳчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бѳтен исемнән бѳегрәк исем бирде. чѳнки күктә һәм җирдә булган, күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе Аның аркылы яратылган: җитәкче кѳчләрме, ѳстен кѳчләрме, башлыклармы, хакимлекләрме – барысы Аның аша һәм Аның ѳчен яратылган. Шушы соңгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнең варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаһы галәмне Улы аша барлыкка китерде. «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хѳрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чѳнки һәммә нәрсәне Син яраттың, Һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» Алар яңа җыр җырладылар: «Син язма тѳргәген алырга, аның мѳһерләрен кубарырга лаеклы. Чѳнки Син корбан итеп суелдың һәм Үзеңнең каның белән Һәр кабиләдән һәм телдән, халыктан һәм милләттән Аллаһы ѳчен кешеләрне йолып алдың. Аларны Аллаһыбызга хезмәт итү ѳчен патшалар һәм руханилар иттең; алар җирдә патшалык итәчәкләр».
Выбор основного перевода