Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырмаска, ә аларга, потлар алдына китерелеп, хәрәм ризыклардан, җенси азгынлыктан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм каннан тыелыгыз, дип язарга кирәк, минемчә. Потларга корбан итеп китерелгән ризыктан, каннан, буып үтерелгән хайван итеннән һәм җенси азгынлыктан тыелыгыз. Үзегезне шушы эшләрдән сакласагыз, бик яхшы булыр. Сәламәт булыгыз!» Һәрнәрсәне ашаучы ашамаучыны кимсетмәсен; ашамаучы исә ашаучыны хѳкем итмәсен; чѳнки Аллаһы аны Үзенә кабул иткән. Чѳнки Мәсих нәкъ шуның ѳчен – үлеләр һәм тереләр ѳстеннән Раббы булып хакимлек итү ѳчен үлде дә, терелде дә. Без, кѳчлеләр, кѳчсезләрнең йѳкләрен күтәреп йѳрергә тиеш, һәм без үз-үзебезгә ярарга тиеш түгел. Безнең һәрберебез, якыныбызның иманын ныгыту ѳчен, аңа яхшы булсын дип, аңа ярарга тырышырга тиеш. Чѳнки Мәсих тә Үзенә ярарга тырышмады, бәлки Изге язмада язылганча: «Сине яманлаучыларның хурлаулары Минем ѳстемә тѳште». Имандашларым, мин ышанам, сез игелек белән тулы, бар белем белән сугарылгансыз һәм бер-берегезгә үгет-нәсыйхәт бирә беләсез. Шулай итеп, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дѳньяда бернәрсә түгел, һәм Аллаһыдан башка илаһ юк. Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, кѳнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми,
Выбор основного перевода