Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Изге язмада болай дип язылган: «Синең ѳчен безне һәрвакыт үтерерләр, Безне суеласы сарыкларга саныйлар». Мин һәр кѳн үлем белән йѳзгә-йѳз очрашам. Имандашлар, бу турыда сезнең ѳчен кичергән горурлыгым белән Раббыбыз Мәсих Гайсә алдында ант итәм. Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман сѳйлим: мин тагын да күбрәк. Мин тагын да күбрәк хезмәт иттем, зинданнарга аларга караганда күбрәк ябылдым, күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым. Кайвакыт сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, сезне эзәрлекләделәр, кайвакыт сез боларны үз башыннан кичергән кешеләр янәшәсендә булдыгыз.
Выбор основного перевода