Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
«Хезмәтче үзенең хуҗасыннан ѳстен түгел», – дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар. Һѳнәрләре бер үк булганлыктан Паул алар янында калды һәм алар белән бергә эшләде. Аларның кәсебе чатыр кору иде. Мәсих мәхәббәтеннән безне нәрсә аера алсын: михнәтме яки газапмы, эзәрлекләүме, ачлыкмы яки ялангачлыкмы, хәвефме яки кылычмы? Сезне эзәрлекләүчеләргә Аллаһыдан фатиха сорагыз; аларга каргыш түгел, бәлки фатиха сорагыз. Шуның кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кѳн күрергә әмер бирде. Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым. Һәм бу сүзләрне сездән ярдәм кѳтеп язмыйм. Чѳнки мактанычымны кемнең дә булса юкка чыгаруына караганда, минем ѳчен үлем яхшырак. Имандаш туганнар, эшебезне һәм авыр хезмәтебезне хәтерлисез бит. Сезгә Аллаһының Яхшы хәбәрен сѳйләгәндә, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне эшләдек. Беркемнең дә ипиен бушлай ашамадык, берегезгә дә йѳк булмас ѳчен, кѳне-тѳне тырышып эшләдек.
Выбор основного перевода