Берәүне дә хѳкем итмәгез, сезне дә Аллаһы хѳкем итмәс.
Хуҗасы аңа әйткән: «Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдың, мин сиңа зурысын йѳкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш».
Әй, син, башкаларны хѳкем итүче адәм, үзеңне аклап һичнәрсә әйтә алмыйсың; чѳнки башкаларның эшләрен хѳкем итүең белән үзеңне дә хѳкем итәсең, син үзең дә шул ук эшләрне эшлисең бит.
Әмма эчке яктан яһүд булган гына чын яһүдтер; һәм язылган канун түгел, бәлки, Рух китергән, йѳрәк түрендә булган сѳннәт кенә чын сѳннәттер. Мондый кешегә мактау кешеләрдән түгел, бәлки Аллаһыдан килә.
Утыртучы белән су сибүче – асылда бер; әмма һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак.
Чѳнки үзен-үзе мактаучы түгел, бәлки Раббы мактый торган кеше генә Аның тарафыннан хуплана.