Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын ѳчен, бу сернең сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларның кирәк кадәр тулы саны Аллаһы Патшалыгына кергәнгә кадәр Исраил ѳлешчә тискәрелегендә дәвам итәчәк.
Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам.
Киресенчә, һәрнәрсәдә: олы түземлелектә, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, газаплануда,
Чѳнки бердәмлектәге җитәкче, Аллаһы эшләре белән идарә итүче буларак, бер гаепсез булырга тиеш. Ул тәкәббер, ачулы, эчкече, сугыш чукмары, хурлыклы табышка омтылучан түгел,