Паул, Югары киңәшмә әгъзаларына карап: – Туганнар! – диде. – Бүгенге кѳнгә кадәр Аллаһы каршында саф вѳҗдан белән яшәдем.
Чѳнки канунны ишетүчеләр түгел, бәлки канунны үтәүчеләр Аллаһы каршында акланган дип игълан ителәчәк.
Бу – безнең мактанычыбыз: безнең вѳҗданыбыз: «Без дѳньяда, бигрәк тә сезнең арада, кеше зирәклеге белән түгел, бәлки Аллаһыдан килүче изгелек һәм Аллаһы мәрхәмәте белән ихлас күңелдән яшибез», – дип шаһитлек итә.