– Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз.
Әмма шуның белән бергә бу әмер яңа да: аның хакыйкате Мәсихтә ачылды һәм сез аны танып беләсез, чѳнки караңгылык кире чигенә, хакыйкый яктылык инде балкый.