Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Шуңа күрә, без иман белән акланган, дип игълан ителеп, Раббыбыз Гайсә Мәсих аша Аллаһы белән безнең арада татулык мѳнәсәбәте урнаша. Шулай итеп, ярдәм кирәк булганда шәфкать алу һәм мәрхәмәт табу ѳчен, ышаныч белән мәрхәмәт тәхете янына барыйк. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһыга ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребез гѳнаһлы вѳҗданнан чистарынган, тәннәребез чиста су белән юылган хәлдә Аллаһыга якынайыйк. Балаларым, Мәсих килгәндә, Аның алдында ышаныч белән һәм оялусыз тора алуыбыз ѳчен, Мәсихтә яшәгез. Безнең Аның каршында булган ышанычыбыз бар – без Аллаһының ихтыяры буенча нәрсәне генә сорасак та, Ул безне тыңлый.
Выбор основного перевода