Сезнең ата-бабаларыгызга: «Үтермә! Кеше үтерүче Аллаһы тарафыннан хѳкем ителәчәк», – диелгәнне сез ишеттегез.
Ә Мин сезгә әйтәм: туганына ачу тотучы хѳкем ителүгә лаек, туганына: «Яраксыз», – дип әйтүче исә Югары киңәшмә алдында җавапка тартылуга, ә инде «Ахмак», – дип әйтүче җәһәннәм утына лаек.
Сезнең атагыз – иблис, һәм сез атагызның теләкләрен үтәргә телисез. Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чѳнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сѳйләгән вакытта, үзенекен сѳйли, чѳнки ул – ялганчы һәм ялганның атасы.
потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хѳсетлек, бик нык ярсу, тәкәбберлек, низаглар, үзара каршылыклар,
кѳнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.
Әмма куркакларның, тугры булмаганнарның, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның ѳлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдә. Бу – икенче үлем».