Сорагыз – сезгә бирерләр, эзләгез – табарсыз, шакыгыз – һәм сезгә ачарлар.
Һәм догагызда ни генә сорасагыз да, әгәр ышансагыз, алырсыз, – диде Гайсә.
Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: сез Аллаһыдан нәрсә генә үтенеп сорасагыз да, алганыгызга ышаныгыз, һәм сез алачаксыз да!
Ата Улында данлансын ѳчен, Минем исемем белән нәрсә генә сорасагыз да, эшләрмен.
Сез Миндә торсагыз һәм Минем сүзләрем сездә торса, ул чакта теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер.