Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Чѳнки сез, коллыкка тѳшереп, сезне кабат куркынып яшәүгә китерүче рухны түгел, бәлки үзегезне Аллаһы балалары итүче Рухны кабул иттегез. Һәм Аның белән: «Абба, Әти», – дип Аллаһыга мѳрәҗәгать итәбез. Әгәр Аның балалары икәнбез, варислары да – без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чѳнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз. Һәммәбезнең йѳзеннән бѳркәнчек алып ташланганга, Раббының данын кѳзгедәй чагылдырабыз. Без данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Аллаһыга охшаганнан-охшый барабыз, андый үзгәртү Раббыдан килә, ә Раббы ул – Рух. Ул безнең гаҗиз тәнебезне үзгәртер һәм, һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алучы кѳче ярдәмендә, Үзенең данлы тәненә охшашлы итәр. Сезнең тормышыгыз – Мәсих, һәм Ул килгәндә сез дә Аның данын уртаклашып, Аның белән бергә килерсез. Болар аркылы Ул безгә иң бѳек һәм кыйммәтле вәгъдәләр биргән. Алар гамәлгә ашкач, сез явыз нәфесләр аркасында бозылган дѳньядан котылып, илаһи табигатьтә катнаша алырсыз. Балаларым, Мәсих килгәндә, Аның алдында ышаныч белән һәм оялусыз тора алуыбыз ѳчен, Мәсихтә яшәгез.
Выбор основного перевода