Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5
Параллельные места
Чѳнки Аллаһы дѳньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын ѳчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын ѳчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. һәм инде үзем яшәмим, бәлки миндә Мәсих яши. Ә мин хәзер фани тәндә яшим икән, мине яраткан һәм минем ѳчен Үз гомерен биргән Аллаһы Улына иман белән яшим. Әгәр, корбан буларак Аллаһыга тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә ѳстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. Сезне шулай нык яратканга күрә Аллаһының Яхшы хәбәрен җиткерү генә түгел, сезнең ѳчен җаннарыбызны бирергә әзер идек. Чѳнки безнең ѳчен шундый кадерле булдыгыз. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде.
Выбор основного перевода