Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Җан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: «Бер динарга бер савыт бодай, бер динарга ѳч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына һәм йѳзем бакчаларына зыян китермә!» Мин үзендә тере Аллаһының мѳһере булган кѳнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кѳчле тавыш белән: «Без Аллаһыбызның хезмәтчеләренең маңгайларына мѳһер сукканыбызга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште. Мин үзендә тере Аллаһының мѳһере булган кѳнчыгыштан күтәрелүче башка фәрештәне күрдем. Ул җиргә һәм диңгезгә зыян китерергә вәкаләт бирелгән дүрт фәрештәгә кѳчле тавыш белән: «Без Аллаһыбызның хезмәтчеләренең маңгайларына мѳһер сукканыбызга тикле җиргә, диңгезгә һәм агачларга зыян китермәгез», – дип кычкырып эндәште. Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең ѳчтән бер ѳлеше, агачларның ѳчтән бер ѳлеше һәм бѳтен яшел үлән янып бетте.
Выбор основного перевода