Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Беренчесе быргысын кычкыртты: кан катнаш боз һәм ут хасил булды, һәм алар җиргә ыргытылды. Җирнең ѳчтән бер ѳлеше, агачларның ѳчтән бер ѳлеше һәм бѳтен яшел үлән янып бетте. Менә икенче фәрештә быргысын кычкыртты: ут чорнаган гаять зур тауга охшаулы нәрсәдер диңгезгә ыргытылды; диңгезнең ѳчтән бер ѳлеше канга әверелде. Диңгездә яшәүче җанварларның ѳчтән бер ѳлеше һәлак булды. Корабларның да ѳчтән бер ѳлеше һәлак ителде. Менә ѳченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның ѳчтән бер ѳлешенә һәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тѳште. Ул йолдызның исеме – Әрем. Суларның ѳчтән бер ѳлеше әрем сыман әче булды. Бу әче судан кешеләрнең күбесе үлде. Менә дүртенче фәрештә быргысын кычкыртты: кояшның, айның, йолдызларның ѳчтән бер ѳлешенә зарар килде, шунлыктан аларның яктылыкларының ѳчтән бер ѳлеше караңгыланды. Шулай итеп, кѳн үзенең яктылыгының ѳчтән бер ѳлешен югалтты, шулай ук тѳн дә. Кешеләрнең ѳчтән бер ѳлеше шушы ѳч бәла-казадан: атларның авызыннан чыккан уттан, тѳтеннән һәм күкерттән үтерелде.
Выбор основного перевода