Һәм, кешеләрнең ѳчтән бер ѳлешен үтерер ѳчен, бу сәгатькә, кѳнгә, айга һәм елга әзерләп тоткан фәрештәләр азат ителделәр.
Күренештә атларны һәм җайдакларны мин болай итеп күрдем: җайдакларның күкрәкчәләре уттай кызыл, куе зәңгәр һәм күкерт кебек саргылт тѳстә иделәр. Атларның башлары арыслан башы сыман, авызларыннан исә ут, тѳтен һәм күкерт бѳркелеп тора иде.