Җеннәр Гайсәдән үзләрен тѳпсез упкынга җибәрмәвен үтенеп сорадылар.
Менә ѳченче фәрештә быргысын кычкыртты: елгаларның ѳчтән бер ѳлешенә һәм чишмәләргә, яктырткыч кебек янып, күктән зур йолдыз тѳште.
Син күргән җанвар бар иде, инде ул юк; ул упкыннан күтәрелеп чыгачак һәм һәлак ителәчәк. Дѳнья яратылганнан бирле исемнәре Тормыш китабына язылмаган кешеләр җанварны күреп, гаҗәпләнәчәкләр, чѳнки ул бар иде, хәзер юк һәм янә булачак.
Шуннан соң, мин үзендә упкын ачкычы һәм кулында зур чылбыр булган күктән тѳшүче фәрештәне күрдем.