Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул кѳннәрдә кешеләр үлем эзләрләр, ләкин аны тапмаслар; үләргә теләрләр, әмма үлем алардан качар. Аллаһының Изге Рухын кайгыга салмагыз, чѳнки сезне йолып алу кѳне ѳчен сугылган мѳһер – нәкъ Ул. Җан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: «Бер динарга бер савыт бодай, бер динарга ѳч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына һәм йѳзем бакчаларына зыян китермә!» Аларга җирдәге үләнгә, тѳрле яшеллеккә һәм тѳрле агачка зыян китермәскә, фәкать маңгайлары Аллаһы мѳһере белән мѳһерләнмәгән кешеләргә генә зарар китерергә боерылды. Шунда мин күрдем: менә Сион тавында Бәрән тора. Аның белән бергә маңгайларында Бәрәннең исеме һәм Аның Атасының исеме язылган йѳз кырык дүрт мең кеше бар иде. Алар тәхет алдында, дүрт җан иясе һәм аксакаллар алдында яңа җыр җырлыйлар иде. Ул җырны җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган йѳз кырык дүрт мең кешедән башка һичкем ѳйрәнә алмады. Алар Аның йѳзен күрәчәкләр, һәм Аның исеме аларның маңгайларында булачак.
Выбор основного перевода