Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки, ул вакытта, дѳнья яратылганнан бирле бүгенге кѳнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер. Ул кѳннәрдә иң баштан ук, Аллаһы дѳньяны булдырган кѳннән алып, бүгенге кѳнгә кадәр булмаган һәм булмаячак афәт килер. Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме һәм Аллаһыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм Аллаһы тарафыннан акландыгыз. Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез; без аптырашта калдык, әмма ѳметсезлеккә бирелмибез. Чѳнки кыска вакытлы җиңелчә газап чигүебез безнең ѳчен чиктән тыш зур мәңгелек дан китерә. Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аның каны безнең вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр. Әгәр инде Аллаһы яктылыкта булган кебек, без дә яктылыкта йѳрсәк, димәк, бер-беребез белән аралашып яшибез һәм Аның Улы Гайсәнең каны безне һәр гѳнаһтан чистарындыра. Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар. Шулай, җиңүче кеше ак кием киячәк һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен икърар итәчәкмен.
Выбор основного перевода