Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай, җиңүче кеше ак кием киячәк һәм Мин аның исемен Тормыш китабыннан сызып ташламаячакмын. Атам һәм Аның фәрештәләре каршында җиңүченең исемен икърар итәчәкмен. Шуңа күрә, үзеңә, баер ѳчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын ѳчен, киенергә ак кием, һәм, күзләрең күрсен ѳчен, сѳртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм. Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора иде, ул тәхетләрдә ак киемнән, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт аксакал утыра иде. Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Һәм алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды. Шуннан соң, бихисап күп кеше басып торганын күрдем; аларны һичкем санап чыга алмас иде! Алар һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән иделәр. Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр, кулларына хѳрмә ботаклары тотып, тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде. Аннары, Аллаһы алдында үз тәхетләрендә утыручы егерме дүрт аксакал, йѳзтүбән капланып, Аллаһыга сәҗдә кылдылар һәм
Выбор основного перевода