Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шулай булгач, кайберәүләр Аллаһыга тугрылыклы булмаган икән, ни булыр? Аларның тугры булмаулары Аллаһының тугрылыклыгын юкка чыгарырмы? Һич тә алай түгел! Һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә турылыклы. Шуңа күрә, Аның турында Изге язмада язылганча: «Синең сүзләрең хак дип танылыр, һәм хѳкем ителгәндә җиңәрсең». Әгәр безнең гаделсезлегебез Аллаһының хаклыгын ачыграк күрсәтә икән, Аллаһы ѳстебезгә ачуын яудырып дѳрес эшләмәде, дип әйтә алабызмы? (Мин биредә кешеләрчә фикер йѳртәм). Һич тә! Юкса Аллаһы дѳньяны ничек хѳкем итә алыр иде? әйттеләр: «Бар булучы, Булган, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы, Сиңа шѳкрана итәбез! Чѳнки Син Үзеңнең бѳек кодрәтеңне гамәлгә керттең һәм патшалык итә башладың.
Выбор основного перевода