Шул вакытта ук кѳчле итеп җир тетрәде һәм шәһәрнең уннан бер ѳлеше җимерелде. Җир тетрәүдән җиде мең кеше үлде, ә калганнары бик нык куркыштылар һәм күкләр Аллаһысын данладылар.
Икенче фәрештә дә: «Бѳек Бабыл җимерелде, җимерелде! Ул барча халыкларны үзенең тыелгысыз фәхешлек шәрабыннан эчерткән», – дип, аңа иярде.
шул Аллаһының ачу касәсенә салынган ярсу шәрабын, су кушылмаган шәрабын эчәчәк. Ул кеше изге фәрештәләр һәм Бәрән алдында утлы күкерт эчендә газапландырылачак.
Дүрт җан иясенең берсе җиде фәрештәгә мәңге яшәүче Аллаһының ачуы белән тулы җиде алтын касә бирде.