Бәрән бишенче мѳһерне кубаргач, корбан китерү урыны астында Аллаһы сүзе ѳчен һәм шаһитлек биргәннәре ѳчен үтерелгәннәрнең җаннарын күрдем.
Алар кѳчле тавыш белән: «Кайчанга кадәр Син, изге һәм хакыйкый Хѳкемдар, җирдә яшәүчеләрне хѳкем итмәссең һәм безнең каныбыз ѳчен үч алмассың?» – дип кычкырдылар.
Аларның һәрберсенә ак кием бирелде. Һәм алар кебек үк үтереләчәк хезмәттәшләренең һәм имандашларының саны тулганга тикле тагын бераз тынычланып торырга кушылды.