Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Тәхет ягыннан яшен яшьни, авазлар һәм күк күкрәгән тавышлар чыга иде. Ә тәхет алдында Аллаһының җиде рухы булган җиде ут яктырткычы янып тора иде. Фәрештә тѳтәсләү савытын алды һәм аны, корбан китерү урынындагы ут белән тутырып, җиргә ташлады. Шуннан соң, күк күкрәүләр, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, яшен яшьнәде, җир тетрәде. Халыклар ярсыдылар. Синең ачу кѳнең килде һәм үлеләрне хѳкем итү вакыты җитте. Синең хезмәтче пәйгамбәрләреңә, изге кешеләреңә, Исемеңнән куркучы кечкенәләргә һәм зурларга әҗер бирү вакыты, Җирне һәлак итүчеләрне һәлак итү вакыты җитте!» Шуннан соң күктә Аллаһы Йорты ачылды һәм анда Аның килешү сандыгы күренде. Шунда яшен яшьнәде, дѳмбердәгән тавышлар ишетелде, күк күкрәүләр, җир тетрәү булды һәм бик кѳчле итеп боз яуды.
Выбор основного перевода