Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның тѳнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул йокламаган булыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Шуңа күрә, сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез кѳтмәгән сәгатьтә киләчәк. Әмма шуны аңлагыз: йорт хуҗасы каракның кайчан киләсен белсә, аңа үз йортына керергә ирек бирмәгән булыр иде. Сез дә әзер булыгыз: Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк. чѳнки бу яңа тәннәрне кабул иткәч, без тәнсез хәлдә калмабыз. Чѳнки сез үзегез бик яхшы беләсез: Раббы кѳне, тѳнлә белән карак кергәндәге кебек, кѳтмәгәндә килеп җитәчәк. Әгәр сез караңгылыкта булсагыз, ул кѳн сезнең ѳчен карак кебек кѳтмәгәндә килер иде, ә сез, туганнар, караңгылыкта түгел. Әмма Раббы кѳне якынлаша! Карак кѳтмәгәндә кергән кебек, Раббы да шулай киләчәк. Күкләр кѳчле дѳмбердәгән тавыш астында юкка чыгачак; күк җисемнәре утта янып таркалачак; җир ѳстендәге һәммә нәрсә фаш ителәчәк. Шуңа күрә, нәрсә кабул кылганыңны, нәрсә ишеткәнеңне исеңә тѳшер, аны үтә һәм тәүбә ит. Әгәр инде уяу тормасаң, Мин, карак кебек, кѳтмәгәндә килермен һәм кайсы сәгатьтә килүемне син белмәссең. Ләкин, Сәрдәйстә киемнәрен пычратмаган берничә кешең бар. Алар Минем белән ак киемдә йѳриячәкләр, чѳнки моңа лаеклылар. Шуңа күрә, үзеңә, баер ѳчен, Миннән утта чистартылган алтын, ялангачлыгыңның мәсхәрәлеге ачылмасын ѳчен, киенергә ак кием, һәм, күзләрең күрсен ѳчен, сѳртергә күз мае сатып алырга киңәш итәм.
Выбор основного перевода