Бәрән ѳченче мѳһерне кубаргач, мин ѳченче җан иясенең: «Кил!» – дигән тавышын ишеттем. Һәм кара ат күрдем, ә аның ѳстендәге җайдак үз кулына үлчәү тоткан иде.
Җан ияләре арасыннан тавыш сыман чыккан авазны ишеттем: «Бер динарга бер савыт бодай, бер динарга ѳч савыт арпа. Әмма зәйтүн агачларына һәм йѳзем бакчаларына зыян китермә!»