Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан. урыныннан торды да, ѳс киемен салып, биленә сѳлге урады. Шулай итеп, Мин – сезнең Раббыгыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Һәм кешеләр арасында яшәде. Чѳнки Аллаһы бер, һәм Аллаһы белән кешеләр арасында арадашчы бер, Ул – бар кешеләр котылсын ѳчен Үз тормышын биргән Кеше Мәсих Гайсә: моңа үз вакытында шаһитлек бирелде. Мәсих безне һәртѳрле гѳнаһтан йолып алу ѳчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе ѳчен чистартырга дип, Үзен корбан итте. Мәсих, күпләгән кешенең гѳнаһларын Үз ѳстенә алыр ѳчен, бер мәртәбә корбан ителде, һәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнең гѳнаһларын йолу ѳчен түгел, ә Үзен кѳтеп торучыларны коткару ѳчен киләчәк. бәлки гаепсез һәм пакь бәрән кебек булган Мәсихнең кадерле каны белән йолындыгыз.
Выбор основного перевода