Гайсә исә аларга әйтте:– Патшалар халыклар ѳстеннән хакимлек итәләр, һәм алар белән идарә итүчеләр «яхшылык кылучылар» дип аталалар.
Сездә алай булмасын: сезнең арагызда иң олыгыз кече кебек, башлык булучыгыз хезмәтче кебек булсын.
Чѳнки, кем олырак: ѳстәл артында утыручымы, әллә аңа хезмәт итүчеме? Ѳстәл артында утыручы түгелме соң? Ә Мин сезнең арада хезмәт итүче кебек.