Ул читкәрәк китте һәм җиргә йѳзтүбән капланып дога кылды:– Атам! Әгәр мѳмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын.
Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды:– Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мѳмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
Аларның берсе, иң баш руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып ѳзде.
Әмма Гайсә Петергә:– Кылычыңны кынына тыгып куй. Атам биргән касәне Мин эчмәм дип уйлыйсыңмы әллә? – диде.