Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Насараны калдырып китеп, Ул Гәлиләя диңгезе янындагы Зебулун һәм Нафтали җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә барып урнашты. – Насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе. Элисабет балага узып алтынчы ай киткәч, Аллаһы Җәбраил фәрештәне Гәлиләя ѳлкәсендәге Насара шәһәренә, Мәрьям исемле гыйффәтле кыз янына җибәрде. Мәрьям Давыт нәселеннән булган Йосыф атлы кешегә ярәшелгән иде. Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәренә, Бәйтлехемгә китте, чѳнки Йосыф Давыт нәселеннән иде. Раббы кануны буенча башкарырга тиеш булганны үтәп бетергәннән соң, Йосыф белән Мәрьям үзләре яшәгән шәһәргә, Гәлиләядәге Насарага кайтып киттеләр. Ләкин Натанаил аңа:– Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип җавап бирде.– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
Выбор основного перевода