Әмма ул ниятләгәч, тѳшендә аның янына Раббы фәрештәсе килде һәм:– Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Ул карынында йѳрткән бала Изге Рухтан уздырылган.
Тѳшләрендә Һируд янына кире килмәскә дип кисәтү алгач, башка юл белән үз илләренә кайтып киттеләр.
Алар китү белән, Раббы фәрештәсе Йосыфның тѳшендә күренеп:– Баланы анасы белән алып Мисырга кач. Мин сиңа әйткәнгә кадәр шунда кал. Чѳнки Һируд, Баланы табып, үтерергә ниятли, – диде.