Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Яһүдиядә Һируд патша заманында Абия нәселеннән булган руханилар тѳркеменнән Зәкәрия атлы бер рухани яшәгән. Аның хатыны Элисабет тә руханилар нәселеннән булган. Ул кѳннәрдә Август кайсар тарафыннан бѳтен Рим империясендәге бар кешеләрне исемлеккә теркәргә дигән боерык бирелде. Бу теркәү беренче тапкыр уздырылды. Ул вакытта Сурия ѳлкәсе белән Күрини идарә итә иде. Язылу ѳчен һәркем үз нәселе шәһәренә китте. Йосыф та Гәлиләядәге Насара шәһәреннән Яһүдиягә, Давыт шәһәренә, Бәйтлехемгә китте, чѳнки Йосыф Давыт нәселеннән иде. Йосыф исемлеккә теркәлергә үзенә ярәшелгән Мәрьям белән бергә барды. Мәрьям авырлы иде. Алар Бәйтлехемдә булганда Мәрьямнең бала табар вакыты җитте. Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Баланы тудырды. Ул Аны биләде һәм утлыкка салды, чѳнки аларга кунак йортында урын булмады. Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Һируд Гәлиләя башлыгы, аның ир туганы Филип Итурая һәм Трахунитис ѳлкәсе башлыгы, ә Лусани Абилини башлыгы булганда,
Выбор основного перевода