Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма ул ниятләгәч, тѳшендә аның янына Раббы фәрештәсе килде һәм:– Давыт нәселеннән булган Йосыф! Мәрьямне хатын итеп алырга курыкма. Ул карынында йѳрткән бала Изге Рухтан уздырылган. Һируд үлгәннән соң, Мисырда Йосыфның тѳшендә Раббының фәрештәсе күренеп: Койрыгы күк йолдызларының ѳчтән бер ѳлешен себереп, аларны җиргә атты. Хатын баласын тудыру белән, аның баласын ашар ѳчен, аждаһа бала тудыру халәтендә булган хатын алдына басты. Менә хатын, барлык халыклар ѳстеннән тимер таяк белән хакимлек итәргә тиешле ир бала тудырды. Хатынның баласы Аллаһыга һәм Аның тәхете алдына тотып китерелде. Ә хатын чүлгә качты. Анда аңа мең ике йѳз алтмыш кѳн буе кайгырту астында булу ѳчен Аллаһы әзерләп куйган урын бар иде.
Выбор основного перевода