Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Яңа туган яһүдләр Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. – Без кѳнчыгыштан Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну ѳчен сәҗдә кылырга дип килдек. – Безне бѳтен яһүд халкы алдында мѳхтәрәм, тәкъва һәм тирән хѳрмәт белән Аллаһыдан куркучы йѳзбашы Кѳрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән син сѳйләячәк сүзләрне тыңлау ѳчен сине үз йортына чакырырга дигән боерык алды, – диделәр алар. Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаһыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Аңа буйсынып, гаиләсен коткару ѳчен кѳймә тѳзегән. Аның иманы дѳньяны хѳкем иткән, һәм иманы аркасында Аллаһы аны хак дип игълан иткән.
Выбор основного перевода