– Әй, имансыз буын! – диде аларга Гайсә. – Миңа сезнең белән күпме булырга? Күпме сезне түзеп торырга? Малайны Минем янга китерегез!
Алар, кире кайтып, калганнарына хәбәр иттеләр. Әмма аларга да ышанмадылар.
Ниһаять, унбер шәкерте ашап утырган чакта, Гайсә аларга да күренде. Ышанмаганнарына һәм күңелләре каты булуына Ул аларны шелтәләде, чѳнки алар үледән терелеп торган Гайсәне күрүчеләргә ышанмадылар.