Ул хәленнән килгәнен эшләде: Минем тәнемне алдан майлап, күмәргә әзерләде.
Анда, ерактан карап торучы хатыннар арасында: Магдалалы Мәрьям, шулай ук, кече Ягъкуб белән Йосиснең анасы Мәрьям һәм Салуми да бар иделәр.
Шуннан соң алар, ѳйләренә кайтып, Гайсәнең гәүдәсенә сѳртү ѳчен бәлзәм һәм хуш исле майлар әзерләделәр; һәм Муса канунында кушылганча, шимбә кѳнне ял иттеләр.
Элегрәк тѳнлә Гайсә янында булган Никәдим дә килде һәм үзе белән йѳз кадакка якын мирра белән алоэ кушып ясалган хушбуй китерде.