Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Һәм күп ялган пәйгамбәрләр килеп, күпләрне алдар. Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз Әмма ахыры килеп җиткәнче, бѳтен халыкларга да Яхшы хәбәр таратылырга тиеш. Фәрештә исә аларга әйтте:– Курыкмагыз! Мин сезгә куанычлы хәбәр – бѳтен халык ѳчен зур шатлык алып килдем: бүген Давыт шәһәрендә сезнең ѳчен Коткаручы туды. Ул – Мәсих, Раббы! Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгәннәрнең барысы да Аңардан Үз балаларын ачыктан-ачык күрсәтүне түземсезлек белән ѳметләнеп кѳтә, Әмма сез, иманыгызда нык һәм тайпылмыйча торып, үзегез ишеткән Яхшы хәбәр биргән ѳметтән читләшмәскә тиеш. Бу Яхшы хәбәр дѳньядагы һәр җан иясенә игълан ителгән һәм мин, Паул, аның хезмәтчесе булдым. Җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү ѳчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган, югары күктә очып барган башка фәрештәне күрдем.
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода