Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Адәм Улының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез нәрсә булыр? Рәсүлләр белән ашап утырганда, Гайсә аларга шундый боерык бирде: – Иерусалимнан китмәгез, Ата вәгъдә иткән бүләкне кѳтегез. Мин сезгә ул турыда сѳйләгән идем. Яхъя суга чумдырды, ә сез, берничә кѳн үткәч, Изге Рухка чумдырылырсыз. Бергә җыелгач, рәсүлләр Гайсәдән: – Раббыбыз! Син Исраил патшалыгын шушы вакытта яңадан торгызачаксыңмы? – дип сорадылар. Ул исә аларга: – Ата Үз хакимлеге белән билгеләгән вакытларны яки мизгелләрне белү сезнең эшегез түгел, – диде. – Әмма сез үзегезгә Изге Рух иңгәннән соң кодрәт алачаксыз һәм Иерусалимда, бѳтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дѳньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз. Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаһының шѳһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде. Шуның ѳчен Изге язмада: «Югарыга күтәрелгәч, әсирләр тѳркемен Үзе белән алып барды һәм кешеләргә бүләкләр ѳләште», – дип язылган. Ә «югарыга күтәрелгәч» дигән сүзләр нәрсәне аңлата? Бу – Мәсих түбән урыннарга, җиргә дә тѳшкән иде, дигәнне аңлата. Түбәнгә тѳшкән Зат, Үзе белән бѳтен галәмне тутыру ѳчен, бар күкләрдән югарырак күтәрелде дә. Иман серенең бѳек булуы бәхәссез: Ул тәндә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, Дѳньяда иман белән кабул ителде, Дан белән күккә ашты. Аның Улы – Аллаһының даны чәчкән яктылык вә Аллаһының тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул һәммә нәрсәне Үзенең кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаһларыннан чистарткач, Ул күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягына утырды. Фәрештәләрнең берәрсенә Аллаһы кайчан да булса: «Дошманнарыңны Синең аяк астыңа баскыч итеп салганчы, утыр Минем уң ягымда», – дигәнмени? Аллаһы Үзе дә моны безгә галәмәтләр, могҗизалар вә тѳрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте. Без сезгә сѳйләгәннәрдә иң мѳһиме – күктә Мәһабәт Аллаһының уң ягында утыручы Баш Руханиебыз бар.
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода