Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Барысы да Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сѳйли башладылар. Римнан килгән яһүдләр һәм мәҗүсилектән яһүд диненә күчкән кешеләр, критлылар һәм гарәбстанлылар, – Аллаһының бѳек эшләре хакында аларның безнең телләрдә сѳйләүләрен ишетәбез! Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларын ишет һәм колларыңа Синең сүзеңне зур кыюлык белән сѳйләргә кѳч бир. Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәт. Дога кылганнан соң алар булган урын селкенеп китте һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң иман итүчеләр Аллаһы сүзен кыюлык белән сѳйли башладылар. Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Иман итүчеләр бердәм рәвештә Сѳләйман әйванында очрашып тордылар. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани. Ул берничә кѳн шулай эшләде. Паулның ачуы килде һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты.
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода