Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Мин сезгә еланнарның, чаяннарның ѳстенә басу һәм барлык дошманнарның кѳчләрен җиңеп чыгу ѳчен хакимлек бирдем, сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. Петер исә, бик күп җирләрдә булганнан соң, Аллаһының Лүддәдә яшәүче изге кешеләре янына килде. Анда ул, сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене күрде. – Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Ятагыңнан тор, – диде аңа Петер. Ул кеше шундук торды. Лүддәдә һәм Шарунда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Раббыга иман китерделәр. Паул үзе җыеп алып килгән бер кочак чыбык-чабыкны учакка салгач, уттан атылып чыккан бер зәһәрле елан аның кулына ябышып калды. Утрау кешеләре, аның кулында асылынып торган еланны күреп, бер-берсенә: – Бу адәм – кеше үтерүче. Диңгездән котылса да, гаделлек алиһәсе аны исән калдырмады, – диештеләр. Әмма Паул еланны утка селкеп тѳшерде һәм аз гына да җәрәхәтләнмәде. Кешеләр, ул шешенер, яки кинәт егылып үләр, дип кѳттеләр. Әмма озак кѳткәннән соң, аңа һичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр: – Ул – илаһ, – диделәр алар. Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруы белән җәфаланып ята иде. Паул, аның янына кереп, дога кылды һәм, аның ѳстенә кулларын куеп, аны савыктырды. Бу вакыйгадан соң утраудагы башка авырулар да Паул янына килделәр һәм савыктылар. Кайсыгыз авыру булса, шул иман итүчеләр бердәмлеге ѳлкәннәрен чакырсын һәм алар, Раббы исеме белән, аңа зәйтүн мае сѳртеп, аның ѳчен дога кылсыннар. Иман белән кылынган дога авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гѳнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр.
От Марка
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Выбор основного перевода